Кәбестә һәм гөмбә тозлау белән бу гаиләдә инде берничә буын шогыльләнә. Наталья Валегованы йөзләгән тозлы сыйлар яратучы белә. Әнисе 40 елдан артык кәбестә тозлау белән шөгыльләнгән. Бу урында Наталья инде 4 нче ел. Башкала базарларының берсен япканнан соң, бирегә күченә.
Моның өчен кәбестәнең яхшы сортын сайлап алу һәм берничә мөһим алымны куллану кирәк.
Сорттан, тоздан, һичшиксез, таш тоз булырга тиеш, күп әйбердән тора, иттарткыч аша үткәреп көрән дә салабыз.Җитештерү эшендә аңа әти-әниләре, ире һәм ике улы булыша. Үз урынында ул октябрьдән майга кадәр сату итә. Җәй айларында шәхси ярдәмче хуҗалыгында үстерү һәм кышка запас әзерләү белән мәшгуль. Сатып алучыларның өзелгәне юк.
40 ел буе әни базарда сату итте, үз сатып алучыларыбызның балалары, оныклары килә инде безгә. Кәбестәдән тыш без гөмбә белән дә шөгыльләнәбез. Барлык гөмбәләрне үзебез җыябыз, тозлыйбыз.
Наталья кебекләр монда күп. Тикшереп торучы хезмәтләр азык-төлекнең сыйфатын җентекләп күзәтеп тора. Бу Россиянең иң зур сәүдә мәйданчыкларының берсе. Агросәнәгать паркы директоры Олег Власов сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашу өчен монда еш килә.
Килүчеләр күргән әйбер — бөтен территориянең биштән бер өлеше генә. 50 мең квадрат метрда 18 эшкәртү цехы урнашкан, алар 700-йөздән артык төр әйбер җитештерә. Еллык күләм 3 мең тоннадан артык. Монда икмәк пешерәләр һәм кондитер эшләнмәләре җитештерәләр. Төп заказчылар — кафе, рестораннар һәм кибетләр.
Татар ярминкәләре нигезендә җиләк-җимеш кагы, шикәрсез печенье, барысын да торгызып, милли азык-төлек традицияләрен яңартабыз.
Күрше цехта туристлык индустриясе өчен юнәлеш бар. Төп брендлар — милли тәм-томнар. Александр Григорьев предприятие директоры. Тагын бер цех балык җитештерү. Егетләр ихтыяҗга зарланмый.
Якында гына кайнар аш әзерлиләр. Ашлар, ит һәм балык, камыр ризыклары ашханәләргә һәм заказлар буенча таратыла. Һәр предприятиенең диярлек сәүдә залында үз урыны бар, әмма төп продукция Татарстанның шәһәр һәм районнарына китә.
Монда беренче тапкыр бер түбә астында күпфункцияле урын оештырырга тырыштык. Берничә функциональ зона бер урында. Бу склад, эшкәртү, сәүдә итү, төрле инфраструктура.
Фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм аграр предприятиеләр шәһәр халкына ит, сөт, яшелчә, казылык һәм сөт продукциясен тәкъдим итте. Белгәнебезчә, барлык товар да үзебездә җитештерелә. Агросәнәгать паркының ачык мәйданчыгында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов та булды.
Районнарга бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Инвесторларга , Саба районы, Нурлат, Балтач районнары катнаша, дүртенче рәттә инвесторлар, үз продукцияләре куелган, халык бик шат, Яңа ел өстәлләренә яхшы продукция алалар.
Алия Галиуллина, Дмитрий Второв, Татарстан яңалыклары