Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә журналистлар белән очрашуда узып баручы елга нәтиҗәләр ясады. Очрашу Бәшир Рәмиев исемендәге яңа айти паркында үтте.Төп темалар: мобилизация, Татарстан сугышчыларының гаиләләренә ярдәм итү, Казанда яңа Җәмигъ мәчете төзү. Барысы турында тулырак киләсе язмада.
Халыкара һәм россиякүләм форумнар, эшлекле очрашулар, киңәшмәләр , кыскасы Татарстанның еллык казанышлары видеоязма аша тагын бер кат күздән кичерелде. Иктисадый юнәлеш сүз белән генә түгел эш-гамәлләр белән расланган. Алга таба да дәвам итәргә кирәк дип йомгак ясады, Татарстан Президенты.
Өлешчә мобилизацияләү һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү — көнүзәк темаларның берсе. Һәр үтенеч исәптә. Бүген видеохәбәр аша АЛГА һәм Тимернең батальоннары волонтерларыннан да үтенечләр һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Татарстан Лисичанск шәһәренә дә һәрдаим ярдәм итә. Мөһим мәсьәләләр өлешчә хәл ителеп килә.Очрашу барышында журналистлар Җәмигъ мәчете кайчан төзелә башлаячагы турында кызыксынды.
23 ел милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу барлык татарстанлылар өчен дә мөһим. Очрашу азагында журналистларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татарстан радиосы шеф-редакторы Рәзин Нуруллин Татарстан Республикасының Фидакарь хезмәт өчен медален, ә Россия телеканалы корпункт мөдире Станислав Назаров ТАССРның 100 еллыгы медален алды.
Мөршидә Җиһан, Алмаз Хәкимов, Татарстан яңалыклары