Яңа ел алдыннан зур сөенеч. Саба районының Юлбат авылында өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Әлеге вакыйганы авыл халкы зарыгып көтте. Ачу тантанасында район башлыгы һәм үзәк хастаханә табибы да катнашты.
Барлык уңайлыклары булган әлеге бинаны ачу Юлбат халкы өчен бәйрәмгә әверелде.
Модульле фельдшер-акушерлык пунктын төзү “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган. Районда унҗиденче булган Юлбат пункты төзелешенә май аенда керешкәннәр. “Авыл җирлеге өчен фельдшер-акушерлык пункты хастаханә ролен дә үти, ди “Стройсити” оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов.
Район башлыгы Рәис Миннеханов авыл халкын фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасы ачылу белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Дулкынландыргыч минутлар Кызыл тасма киселде һәм авыл халкы җитәкчеләр белән берлектә бинаның эченә үтә. Әлеге сәламәтлек саклау учреждениесе Юлбат һәм Тенеки авылларында яшәүче 581 кешегә хезмәт күрсәтә. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан һәм салкын тию чирләреннән зарлана.
Бу мәһабәт бина халыкка озак еллар хезмәт итсен! Медицина пунктына бары тик авыруларны кисәтү максатында гына мөрәҗәгать итәргә язсын.
Ләлә Зәйнуллина, Диләрә Җаббарова, Татарстан яңалыклары, Саба районы.