Чыгарылышыбызны татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифә белән дәвам итәбез.
Әлеге проект, татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты һәм Президент каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Аны Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев алып бара. Бүген сүзебез, күренекле язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Габдрахман Әпсәләмов турында. Аның данлыклы «Ак чәчәкләр» романы, төрле телләрдә 5 миллионнан артык тираж белән, егерме тапкыр¬дан артык басылган. Бу көннәрдә ягни 28 нче декабрдә, Габдрахман Әпсәләмовка 111 яшь тулган булыр иде.