“Уйнагыз, гармуннар!” дип исемләнгән районкүләм бәйге узды шушы көннәрдә Карлы авылында. Икенче тапкыр оештырылучы конкурсның инициаторы шушы авылда туып-үсүче Фәһим Әхмәтҗанов. Чарада 30га якын гармунчы катнашты, күпчелеге яшьләр. Кичә турында тулырак хәбәрчебез әзерләгән видеоматериалда.
Өздереп гармун уйныйлар бүген Карлы авылы мәдәният йортында. Уен коралының төймәләренә кагылуга, залга илаһи моң тарала. Инсаф Әхмәтҗанов, яшь булуына карамастан, халкыбыз көйләренә эшкәртмәләрне тамашачыга җиткерерлек итеп, тәмен белеп уйный.
Норлат авылыннан Мөслим Әфлиев мәктәп елларыннан бирле гармунын кулдан төшерми. Тальян, хромка, баян – барысында да уйный белә. Бәйгегә катнашу өчен генә түгел, яшьләрнең уйнавын күрергә килдем ди үзе.
Әнә шул максатны күздә тотып оештырыла да инде бу бәйге. Инициаторы – шушы авылда туып-үскән Фәһим Әхмәтҗанов. Районкүләмендә икенче тапкыр үткәрелүче фестивальне ул әтисе истәлегенә багышлый.
Чарада 30га якын гармунчы, район таланты катнашты. Аларның 17дән артыгы яшьләр.
Бәйгегә йомгак ясап, беренче, икенче һәм өченче урыннар билгеләнде. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.