Бергә җыелырга, вакытны файдалы итеп үткәрергә – Азнакай районында яшәүче пенсионерларга әнә шундый тәкъдим ясаганнар. Районда өлкән буын өчен, аралашу үзәге эшли башлады. Проект әлегә пилот рәвешендә генә, аны пенсия фонды җитәкли. Мондый очрашуларның файдасы турында киләсе язмада.
Уку залында яраткан әсәрләрне искә төшерергә, күптәнонытылганөстәлуеннарына алынарга яки яңа компьютер белемнәренүзләштерергә була. Моныңөченүзәктә бөтен шартлар да тудырылган. Чөнк әлеге үзәкнең төпбурычы–өлкәннәр өчен мөмкин булган кадә раралашу оештыру, Анда һәркем үзара кызыклы фикерләр белән уртаклаша ала.
Әлеге үзәк пенсия фонды бинасында урнашкан.Биредә китапханә, уку залы, өстәл уеннары, кул эшләнмәләре бүлмәләре бар, шулай ук белгечләргә борчыган сораулар белән дә мәрәҗәгать итү дә тудырылган.
Әлеге Үзәк – районың мәдәният йорты белгечләре, социаль яклау идарәсе, иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшләячәк. Теләге булганнар финанс һәм компьютер белеменә дә өйрәнә ала, барлык хезмәтләр дә бушлай.
Чулпан Әмири Валентина Васильева, Рамил Исламов.