Яңа эшкәртү цехлары, авыл кибетләре һәм агро сәнәгать хезмәтчәннәренә яңа мөмкинлекләр. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров яңа объектларны карау һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлау өчен Алексеевск районында булды.
Алексеевск халкына аерым игътибар бирелде. Хәзер Красный Баран авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты бар. 126 нчы авыл кибете президент программасы буенча 5 елда төзелде.
Райпо киштәләрендә продуктларның яртысы диярлек җирле җитештерүчеләр товары. Алексеевский районы кооператорлары республикада иң яхшылардан санала. Берләшмә башлыгы Илнур Хәйбуллин министрга җирле җитештерү кооперативының казылык цехын күрсәтте.
Балык эшкәртү буенча тагын бер цех Алексеевск предприятиесендә ачылды. Биредә 8 кеше эшли. Тозлы, каклаган балык, һәм балык рулетлары җитештерергә планлаштыралар. Биредә шулай ук кош ите дә эшкәртергә җыеналар.
Мондый җитештрүгә ихтыяҗ арта бара — дип билгеләп үтте Марат Җаббаров — әлеге предприятиеләргә инвестицияләр бирү- бүген иң дөрес адым. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналарда әйтте. Тармак бүләкләрен иң яхшы механизаторлар, комбайнчылар, машина белән сыер саву операторлары, ветеринария табиблары һәм агропром ветераннары алды.
Алия Галиуллина, Дмитрий Второв, Алексеевск районы