Китап — бер чор белән икенчесен тоташтыручы күпер сала. Кешелек тарихының өзелмичә баруын тәэмин итә. Үткәнгә сукмак саласың килсә китапларга мөрәҗәгатҗ итәбез. Тапшыруыбызны Китап алдым кулыма сәхифәсе белән Ләлә Зәйнуллина дәвам итә.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә татар дини-илаһият мирасының рус теленә тәрҗемәләре һәм репринт басмалары тәкъдим ителде. Халкыбызның мирасы булган хезмәтләр белән хәзер киң даирә халык таныша ала. Дини басмаларны тәрҗемә итү Россия ислам институты белгечләре тарафыннан башкарылган.
Ике өлештән торган китапта Идел буе, Алтын Урда һәм мәчетләрнең тарихы тасвирлана. Әлеге саллы басма татар халкының иң ышынычлы чыганагы. Барлык китаплар – тәрҗемәләр һәм репринтлар – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортында әзерләнеп нәшер ителгән.
Репринт басмаларның төп нөсхәләрен электрон китапханә фондында бушлай файдаланырга мөмкин. 2022нче елда фонд цифрлаштырылган татар һәм гарәп телләрендәге 237 китапка тулыланган.
“Ата-бабаларга тугрылык һәм алдагы буыннарга сәлам” иң күләмле әсәр. 7 томлык библиографик кульязма сүзлек. Анда 7нче гасырдан алыпһәм 19нчы гасырга кадәр яшәп иҗат иткән 6057 галим һәм язучы-философ, сәяси эшлеклеләр турында мәгълүмат тупланган.
Әлеге бәһаләп бетергесез китапларны галимнәр халыкара күргәзмәләрдә дә тәкъдим итәргә җыена. Бай рухи мирасыбызны дөньякүләм танытуда күргәзмәләрдә катнашу аеруча әһәмиятле
***
Китап киштәбезгә төрле катлам укучыларга юнәлдерелгән басмалар өстәлеп тора.
Түбән Камада яшәп иҗат итүче җирле шагыйрә Мөнҗия Хәлимова китап сөючеләргә үзенең беренче шигырьләр җыентыгын тәкъдим итте. “Күңелгә сагыш тулса” басмасы белән таныштыру кичәсе шәһәрнең Үзәк китапханәдә узды. Ул хатын-кыз, туган җир, туган авыл, әткәй-әнкәй, мәхәббәт, балалар темаларын яктырта. Туган җире – Сарман якларын Мөнҗия Хәлимова шигырьләрендә еш искә ала. Кулына каләм алу да аның шунда узган балачагыннан башлана.
Түбән Камага Мөнҗия Хәлимова нефть-химия техникумына укырга дип килә. һөнәре буенча эшли башлый. Икенче улын тапкач, балалар бакчасына эшкә керә һәм шунда кала.Җырга- моңга гашыйк, Мөнҗия Хәлимова әлеге китап белән генә чикләнергә җыенмый. Сабыйлар өчен дә күпсанлы шигырьләре җыелган.
Күңелендә иҗат чаткылары йөрткән кеше матурлыкка омтылып яши. Хәзерге көндә бу халәт һәммәбезгә мөһим дип бүгенгә саубуллашам.