Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча советы утырышы узды. Анда шулай ук Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын уздыру буенча оештыру комитеты вәкилләре дә катнашты. Уртак утырыштан Мөршидә Җиһан репортажы.
Ел дәвамында узган чараларга кыскача күзәтү ясаганнан соң, сүз республикакүләм әһәмияткә ия булган аерым проектларга багышланды.
Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләргә аерым игътибар бирү юнәлешендә Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын узыдыру федераль дәрәҗәдәге иң зур чара буларак ассызыкланды. Гомумән, ел нәтиҗәле.
Татарстан Республикасында Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгы рәссиякүләмендә үрнәк булырлык дип исәпли Илдар Гыйльметдинов.Рәсми чарада министрлык һәм ведомство вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары да катнашты. Утырыш барышында мәдәниятне, милли традицияләрне үстерүдә югары уку йортларының әһәмияте дә ассызыклады.
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында булачак чараларны киң даирәгә дөрес итеп яктырту өчен журналистларга бу өлкәдә укулар оештыру да тәкъдим ителде. Әлбәттә, Татарстанснда сүзнең кадерен белгән журналистлар бар, әмма өстәмә белем дә комачауламас дип киңәш итте, утырышны тәмамлап Рөстәм Миңнеханов.
Мөршидә Җиһан, Илдар Галәветдинов Татарстан яңалыклары.