Яңа елга нибары 12 көн калып бара. Могҗиза тулы бәйрәм мизгелләре якынлашканда сабыйлар да, аларның әти-әниләре дә тылсымга ышана. “Салаватик” вокаль төркеме балаларга җырлы тамаша тәкъдим итте. Матур гаилә бәйрәме мизгелләрен без дә карап үтик.
Бар дөнья түземсезләнеп Яңа елны көткәндә, “Салаватик”ларның нәни юлбарысы Сәидә үз елының үтеп китүен теләми. Тәртипсезләнеп, ул Вакыт патшалыгының Мәңгелек сәгатен туктатырга була. Тыңлаусыз юлбарыс теләгенә ирешә: вакыт туктый, сәгатьтәге саннар төрле якка чәчелеп юкка чыга. Мәңгелек сәгатьне төзәтеп булырмы? Моның өчен нәрсә эшләргә? Бу сорауга балалар салаватиклар белән бергә җавап эзләде. Бу эштә аларга әти-әниләре дә ярдәм итте. Вакыт буйлап сәяхәт иткәндә аларның тугры юлдашы җыр булды!
2021 елда уйлап табылган “Салаватиклар” җырлы-биюле проекты балалар күңеленә тиз арада үтеп керде. Татар халык җырларын замана балаларына аңлаешлы формада өйрәтүче проект Яңа елга зур уңыш белән керә. Әлеге җырларны Ютуб каналда 2 млнга якын тамашачы караган.
Яңа елда салаватикларның тугры нәни тамашачылары тагын да күбрәк булсын, балаларыбыз шул проект аша татар җырларын өйрәнсен дип телик!
Айзилә Батырханова, Альберт Сафиуллин.