Түбән Камада грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар саны арткан. Ләкин бу көтелмәгән хәл түгел, ә сезонлы күренеш, ди табиблар. Хәзер медицина хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Үзегезне начар хис итсәгез, нишләргә? Кайда мөрәҗәгать итәргә? Хәбәрчебез шул хакта сөйләр.
Регистратура өчен кызу чор. Телефонның теге ягында — авыручылар булса, бу ягында — Флүрә Рәхимова. Хатын-кыз әйтүенчә, өйгә табиб чакыртучылар саны артты. Шалтыратучылар – югары температура, хәлсезлек һәм ютәл булуга зарланалар.
Кемдер сырхауханәгә үз аяклары белән килә. Андыйлар да шактый –атнага мең ярым кеше диярлек.
Мөрәҗәгать итүчеләрне терапевт тикшерә. Коронавируска анализ ала. Аның нәтиҗәсе 10 минут эчендә әзер була. Соңгы 14 көн эчендә мәкерле чир 13 кешедә генә ачыкланган. Хәзер пациентларның күбесе – ОРВИ белән авырый. Табиблар әйтүенчә, чирне булдырмас өчен иң кулай алым – профилактика.
Роспотребнадзор хезмәткәрләре, якын арада грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар саны тагын да артачак, дип фаразлый – янә битлек кию режимы да кертелергә мөмкин.
Альбина Вәлиева, Рафаэл Рәкыйпов, Татарстан яңалыклары өчен Түбән Камадан.