Вакытыннан алда ачтылар. Питрәч районы Көек бистәсендә хәзер «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын заманчалаштыру кысаларында яңа табиб амбулаториясе барлыкка килде. Объект төзелешенә 307 миллион сум акча кертелде, аның күпчелек өлеше федераль бюджеттан кергән.
Җиһазларга гына да биредә 59 миллион-электркардиограф, УЗИ аппараты, рентген-аппарат, кан анализлары алу өчен җиһазлар, кан шикәр күләме анализаторлары сатып алганнар. Республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков авыл халкы өчен билгеләп үткәнчә, медицина учреждениесен ачу зур алга китеш булды.
Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы узган ел нәтиҗәләре турында да сөйләде. Татарстанда бер миллиард 115 миллион сумга 34 сәламәтлек саклау объекты төзелгән һәм салынган. Осиново бистәсендә күптән көтелгән күппрофильле поликлиника төзелә башлады, ул Яшел Үзән районына карый, ләкин чынлыкта күптән инде Казанның бер өлеше булып тора, һәм Дәрбишләр бистәсендә алтынчы номалы шәһәр поликлиникасы. Аларны киләсе 2023 елда тапшырырга ниятлиләр.