Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Газета-журналлар укуыбызны дәвам итәбез.
Сүзне, гадәттәгечә, газеталардан башлыйк. “Шәhри Казан” газетасы беренче битенә гайре табигый рәсем-өч шакмак бастырып чыгарган. Бүген аларны куар-код дип йөртәләр. Шул рәвешле газета үзенең укучыларына эшне җиңеләйтмәкче булган-телефондагы махсус кушымта аша шушы шакмаклар ярдәмендә газетага языласы икән. Телефоннан бүген бәбидән башлап әбиләргә кадәр файдаланганын белгән хәлдә дә, күп кенә урыннарда халыкның тауга менеп яки авыл башына чыгып сөйләшкәнен белмиләрдер, күрәсең. Әмма заманча куар-код аша язылган очракта да синең газетаны шул без күнеккән почтальон ташыячак икәнне онытмыйк.
Сыйфатлы да, кыйммәт тә булмаган кием-салымны иртәгә кайдан алырбыз? Чит ил кибетләр челтәре ябылып беткәннән соң, илдә яшәүчеләр алдына әнә шундый сорау килеп басты, дип яза “Ватаным Татарстан” газетасы. Нәрсә киярбез? Үзебезнең җитештерүчеләр ни хәлдә? Газета хәбәрчесе шушы сорауларга җавап эзләгән.
“Ватаным Татарстан” газетасының сәяси күзәтүчесе Рәшит Фәтхрахмановның “Алтын гасырга таба барганда, яки сукыр тычкан көмешкәсе эчәргәме, юкмы?” дигән язмасы бик күпләребезнең “Бу дөнья кая бара соң?” дигән аптыраулы соравына бик тә дәлилле, тулы җавап булып тора. Интернеттан табып булса да укырга тырышыгыз ул язманы.
Журналларга күчәбез. “Казан утлары”ның декабрь саны яшь, талантлы шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинның сискәндереп җибәрә торган кыю фикерле шигырьләр тупламасы белән ачыла. Чәчмә әсәр яратучылар исә халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың “Юаш” повесте, Рәдиф Сәгъди романының ахырын hәм Марат Кәбировның “Тик син генә” повестларен укып рәхәтләнгәндер.
“Безнең мирас” журналында халкыбыз тарихына караган кызыклы да, гыйбрәтле дә язмалар бу юлы да җитәрлек. Шундыйларның берсе-“Мари мәдәниятендә ислам дине” дип атала. Татарлар янәшәсендә яшәп, марилар мөселманнарның дини-әхлакый карашларын, холкын, телләрен дә яхшы белгәннәр.Татар түбәтәйләре, татар беләзекләре көнчыгыш мариларында бүген дә еш таралган дип яза автор.
Журналдагы җыр тарихына багышланган сәхифәдә “Юксыну” җыры ның язмышы бәян ителә. Баксаң, халык шагыйре Сибгат ага Хәким ул шигырен әле сугышка кадәр үк сөйгән кызы Мөршидә ханымга атап язган булган. 1942 елда аны композитор Шакир Мәҗитов очраклы гына күреп ала да бер төн эчендә көй яза. Мәшhүр җырчы Зифа Басыйрова исә авыр сугыш кичерешләрен шул җыр аша халыкка җиткерә. Сибгат ага үзе бу җырны сугыштан кайткач кына ишетә.
Җыр димәктән, “Идел” яшьләр журналында да бар күңелгә тия торган өр-яңа милли җыр турындагы язма. Яшь, милли җанлы җырчыбыз Рөстәм Насыйбуллин башкара ул “Бетмибез!” дигән җырны.Шагыйрь Рафис Корбан сүзләренә композитор Илгиз Закиров язган җырга әдәбият галиме Миләүшә ханым Хәбетдинова бик зур бәя биргән:”Замандашларга hәм буыннарга рухи көч бирердәй тирән милли әсәр булдырырга сәләтле мәдәният эшлеклеләребез бар. Җырчының сокландыргыч тавышы әсәрнең мәгънәсен ярып сала”.
Татар дөньясына хезмәт итүче яшьләребез тагын да ишәйсен иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!