Беренчесе Ворлдскиллс милли чемпионатының финалы җиңүчесе булса, икенчесе “Мультфест” бәйгесендә ике ел рәттән алдынгылыкны бирми. Зур җиңүләргә өстәп, алар әле гаиләләренә өстәмә керем дә кертәләр. Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә белем алучы Әдилә Хөсәенова һәм Әминә Җәләлова турында сүзебез. Сәләтле укучылар белән хәбәрчебез аралашып кайтты.
Практик биремнәр өстендә эшләү, осталыкны шомарту. Ворлдскиллс чемпионаты инде үтсә дә, Әдилә Хөсәенова ветеринария буенча алган белемнәрен кабат-кабат яңартып тора. Ярышларга бер ай эчендә әзерләнеп, барлык этапларында җиңү яулый ул. Регламент буенча чемпионат биремнәре профессионаллар өчен дә катлаулы булуына һәм беренче тапкыр катнашуына карамастан, бу кызга беренчелекне яуларга комачауламый.
Зур җиңүләр коллекциясе тагын бер алтын медаль – “Ветеринар-юниорлар” компетенциясендә җиңү белән тулылана Әдиләнең. Өстәвенә, акчалата премиягә дә лаек була. Ә менә Әминә Җәләлова мультфильмнар ясау белән мавыга. Моңа кыз 5нче сыйныфта укыганда үзлегеннән өйрәнә. Кызыксыну арта баргач, акча туплап,иҗат итү өчен махсус график планшет сатып ала. Мультфильмнарга сценарийларны Әминә үзе яза, шул исәптән бәйгегә җибәргәннәренә дә.
Тавыш яздыруда укытучылары һәм дуслары ярдәмгә килә. Мультфильмны ясап чыгу өчен бер ай вакыт китә. Әминә аның белән “Мультфест” республика фестивалендә катнаша һәм җиңү яулый. Сүз уңаеннан, бу аның инде икенче җиңүе.
5 минутлык мультфильмнар белән укучы ике ел рәттән алдынгы урыннар яулый һәм символик бүләкләргә, акчалата призга лаек була. Мулланур Вахитов исемендәге гимназия әнә шундый талантлы укучылары белән чын күңелдән горурлана.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.