Туганнарны, дусларны яңа ел белән бөтен шәһәр ишетерлек итеп котлап була. Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе яңа ел тавышы дип исемләнгән акция игълан иткән иде. Автобус маршрутларында иң яхшы дип табылган котлаулары, җылы теләкләре яңгыраячак. Автобуслардагы котлауларны хәбәрчеләребез дә тыңлап кайтты.
Студентлар, мәктәп укучылары, финанс аналитигы, инженер, бухгалтер, спортчы, журналист, ди джей — һәркемнең тавышлары хәзер популяр автобус маршрутларында яңгырый. Автотранспорт предприятиесе ассоциациясе гадәти булмаган яңа ел проектын башлап җибәрде — теләге булган һәркем үзенең котлауларын шигырь яки җыр аша җибәрә алды.
Иң кызыклы һәм күңелгә ятышлы дип 23 котлау юлламасы табылган. Алар барысы да Яңа ел каникуллары ахырына кадәр иң матур бәйрәм автобусларында яңгырый. Автобусны Кыш бабай үзе йөртә. Пассажирларга билетны Кар кызы өләшә.
Җиңүчеләр котлаулары автобуста яңгыраудан тыш, авторларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә шулай да иң төп бүләк – изге теләкләрне рус, татар һәм инглиз телләрендә якыннары һәм туганнары, күп санлы башка пассажирлар ишетә ала.
Алия Галиуллина, Эльмира Исмагилова, Ленар Хабибуллин, Татарстан яңалыклары