Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә татар дини-илаһият мирасының рус теленә тәрҗемәләрен һәм репринт басмаларын тәкъдим итте. Тәрҗемәгә алынган авторлар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Мөхәммәд-Закир Чистави хезмәтләре бар. Тулырак алдагы язмада.
Халкыбызның мирасы булган хезмәтләр белән хәзер киң даирә халык таныша ала. Дини басмаларны тәрҗемә итү Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында Россия ислам институты белгечләре тарафыннан башкарылган.
Барлык китаплар – тәрҗемәләр һәм репринтлар – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортында әзерләнгән һәм нәшер ителгән.
Репринт басмаларның оригиналларын электрон китапханә фондында бушлай файдаланырга мөмкин булачак. 2022нче елда фонд цифрлаштырылган татар һәм гарәп телләрендәге 237 китапка тулыланган.
Ләлә Зәйнулина, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.