Республикабызның барлык район мәктәпләрендә ришвәтчелеккә каршы көрәш темасы буенча бәйге узды.
Актаныш районында әлеге бәйгедә 25 мәктәп катнашты. Барлыгы 270тән артык укучы төрле иҗади номинацияләрдә, ягъни рәсем, плакат, апликация, инша һәм эссе язуда көч сынашты.
Җиңүчеләрне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде,мактау кәгазләре һәм истәлекле бүләкләр дә тапшырды.