Тиздән яңа 2023 елга да аяк басабыз. Ә Яңа елны каршылаганда өй түренә чыршының кайсысын – хуш ис аңкып торган урманныкынмы, әллә ясалма чыршыны куяргамы?
Кулланышта булган чыршыларны соңыннан нишләтергә? Республикада урманнарны, аерым алганда ылыслы агачларны арттыруда нәрсәләр эшләнә?
Татарстан радиосының иртәнге туры эфиры шушы темаларга багышланды. Студия кунагы — бар гомерен урманчылыкка багышлаган галим, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Харис Мусин иде . Без дә аңа берничә сорау белән мәрәҗәгат иттек.