Мамады районында ат асраучылар арта. Быел районның бер фермеры “Агростартап” грантын алды, һәм тагын ике гаилә республика программасында катнашырга теләк белдергән. Шул ук вакытта, бернинди дәүләт ярдәменнән тыш, районда күпләп ат үрчетүчеләр дә бар. Алар турында тулырак Илнур Юнысов язмасында.
Рамил Сафинның атларга булган мәхәббәте моннан 5 ел элек барлыкка килә. Аңа кадәр Ташлы авылындагы абзарында мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнгән ир-ат, дусты киңәшен истә тотып, 7 баш бия колыны да алып кайта. Бераз соңрак алар янына тагын ун баш өстәлә. Шуларны үрчетеп, бүгенге көндә баш санын 40ка җиткергән. Хуҗалыкта Себер, татар һәм башкорт токымлы артлар асрала. Иң мөһиме, Рамил Сафин әлеге эшчәнлекне бернинди дәүләт программаларында катнашмыйча алып бара. Сюжет герое сүзләренчә, карап торышка авыр тоелса да, атчылык зур чыгымнар сорамый.
“Омар” агрофирмасы Рамил Сафинга вакытлыча 100 гектар җирен биреп торган. Бу басулардан терлек азыгы әзерли ул. Быел 2 тракторы ярдәмендә 1 меңнән артык төргәк печән җыйганнар. Салам һәм икмәкне сатып алырга туры килә.Киләчәктә ирешкәннәр белән генә чикләнмичә, җитештерү цехы ачарга да ниятли.
Бүгенге көндә республикада 31 мең баш ат малы исәпләнә. 2030нчы елга кадәр бу күрсәткечне 50 мең башка җиткерү бурычы тора.
Безнең районда моңа кадәр, 5 еллап элек 280 баш ат асраган булсалар, бүгенге көндә аларның саны 650 баштан артып китә. Атчылык белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен программалар да бар. Аларда катнашырга мөмкин. Мәсәлән, “Агростартап” программасы.
Татарстанда ат үрчетүгә ярдәм йөзеннән озак вакытка исәпләнгән максатчан программа булдырылды. Хәзерге вакытта анда ике мамадышлы катнашырга теләк белдергән.
Илнур Юнысов, Тимур Мөхәммәтханов, Фаил Шәйхетдинов.