Сәйдәш мәдәният үзәгендә премьера. “Апуш” милли театр студиясе ,“зоопарк-әлифба” дип исемләнгән спектакль тәкъдим итте. Премьераны Искәндәр Гыймалтдинов та карап кайтты.
Сәйдәш мәдәният үзәгендә тамашачыларга Йолдыз Шәрәпованың «Зоопарк-әлифба» спектакле тәкъдим ителде. Спектакль квест форматында бара. Төп персонажлар – игезәкләр Илназ белән Гөлназ һәм апалары «Зоопарк-әлифба» дигән серле квестка эләгә. Бертуганнар, төрле сынаулар аша узып, 38 җәнлек, кош-корт белән таныша. Апуш»ның икенче спектаклендә студиягә йөрүче барлык 30 шәкерт тә катнаша. Тамашага әзерлек ноябрь аенда башланган. Спектакльгә музыканы композитор Марат Әхмәтшин язган.
Башта «Сәйдәш» мәдәният үзәгендәге «Апуш» студиясе остазлары һәм шәкертләре спектакль түгел, ә бары тик һәрбер уку дисциплинасыннан имтихан уздырырга ниятләгән булган. Әлеге куелышта укучылар соңгы ярты ел эчендә алган белемнәрен имтихан формасында спектакль буларак тамашачыга тәкъдим итәчәк.
«Апуш» балалар татар театр студиясе Казан Мэры ярдәме белән быелның февраль аеннан эшли. Шәкертләр сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы, вокал дәресләренә атнага өч тапкыр йөри. Студиянең төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу, милли мәдәниятне үстерү.
Казан Мэры башлангычыы белән хәзер «Апуш» студиясе Казанның өч мәдәният йортында уңышлы эшләп килә. «Сәйдәш» мәдәният үзәгеннән кала, сентябрьдә яңа студияләр «Чулпан» мәдәният үзәгендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында ачылган. Кастинг нәтиҗәләре буенча Ленин исемендәге мәдәният йортына кече һәм урта яшьтәге төркемнәргә 9-15 яшьлек 33 укучы һәм «Чулпан» мәдәният үзәгенә 23 укучы сайлап алганнар. Алар да спектакльләр әзерли. Шунысын да исеәртергә кирәк-студиягә йөрү бушлай.
Искәндәр Гыймалтдинов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.