Бүгенге көннең патриотлары кемнәр, үсеп килүче буын аларны беләме? Мәктәпләрдә әледән-әле шул уңайдан патриотик чаралар уздыру гадәтткә кереп бара. Шушы көннәрдә Актаныш районының 2 нче мәктәп укучылары, Әфган сугышы ветераны Рәшит Фәхразиев белән очрашты.Очрашу мизгелләре алдагы язмада.
Әфган сугышы ветераны Рәшит Фәхразиев мәктәп укучыларына үзенең хезмәт еллары турында сөйли. Авыр чорларга туры килгән ул елларны искә алырга яратмаса да, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Армия сафларына ул 1979 нчы елның көзендә алына. Хәрби хезмәте — тормышында тирәк эз калдыра Рәшит Фәхразиевның. Интернациональ бурычын үтәгәндә күп кенә хезмәттәшләрен югалта. Бәхеткә, үзе туган якларына исән сау әйләнеп кайта. Районның яшь буыны өчен ул зур үрнәк.
Актанышның 2 нче урта мәктәбендә укучыларны хәрби патриотикрухта тәрбияләргә тырышалар. Мәктәптә эшләп килгән ЮНАРМИя түгәрәге моңа мисал. Ветераннар, кайнар нокталарда булган хәрбиләр белән очрашу бу юнәлешнең әһәмиятле һәм дәвамлы чарасы ди оештыручылар.
Ләлә Зәйнуллина, Альбина Сөлтанова. Татарстан яңалыклары. Актаныш районы.