Кыш фасылы спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен менә дигән вакыт. Республикабыз районнарында да чаңгы, тимераякта шуучылар өчен ярышлар ачылды. Шулай ук шугалаклар, хоккей мәйданчыклары саны артып баруы да куанычлы күренеш. Әйтик, Саба районының үзәк хоккей мәйданында, алкалы хоккей буенча сезон ачу тантанасы узды.