Музыка, театр, шигырь уку буенча үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Түбән Кама районының 75 нче балалар бакчасында физик мөмкинлекләре чикле балаларның иҗаты фестивале узды.Барлыгы бәйгедә 150 сабый катнашты, шуларның 50се — финалга чыкты. Фестивалнең бүләкләү танатанасыннан Альбина Вәлиева репортажы.
Яшь йолдызчыклар — Аиза һәм Аиша тамашачыларны үзләренең осталыклары һәм артистлыклары белән шатландыралар — кызлар “Әйт әле, күбәләк” шигырен сәхнәләштерәләр. Физик мөмкинлекләре чикле балалар иҗаты фестивале ел саен үткәрелә. Анда барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре үз көчләрен сынап карый. Быел бәйгедә 150 сабый катнаша, шуларның 50се – финалга чыга.
“Алар бүгенге бәйрәмдә үзләрен барлык балалар кебек хис иттеләр. Матур җырладылар. Үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр”. Бәйрәмгә “Нефтехимик” хоккей клубы уенчылары да чакырыла–алар балаларга билетлар бүләк итә. Истәлеккә фотога төшә. Сабыйлар — спортчыларның автографы куелган плакатларын тотып, өйгә яхшы кәеф белән кайтып китә.
Светлана Шумкова, Рафаэль Ракипов, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.