Киләсе видеоязмабыз Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, күренеле җырчы Венера Шәрипова турында. Бу очраклы түгел, чөнки тиздән ягъни 27 нче декабрьдә Венера Шәрипованың тууына 95 ел.
Егерме елдан артык ул татар опера театрының әйдәп баручы солисты була. Республикабыз радиосында һәмтелевидениесе фондларында аның язмалары саклана. Аларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.