Узган 10 айда республика терлекчеләре 1 миллион 264 мең тонна сөт савып алган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 5 процентка күбрәк. Моңа Минзәлә аграрийлары да үз өлешләрен кертте. Дәүләт программалары ярдәмендә, районда кече фермер хуҗалыклары һәм зур холдинглар үсеш ала. Минзәлә районыннан безнең репортаж.
Авыл хуҗалыгында мондый күрсәткечләргә ун ел дәвамында ирештек, ди Минзәлә аграрийлары. Район бөртеклеләр уңышы буенча республикада бишенче урында. Терлекчелек өлкәсендә ике инвестор эшли. Бу зур фермада — җиде мең ярым баш мал исәплән. Бозау караучы Татьяна автоматлаштырылган җайланма ярдәмендә эшли.
Җитештерүнең заманча технологияләре зур күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Барысы да — саву җайланмасы, суыткычлар һәм компрессорлар заманча. Әлбәттә, дөрес тукландыруга да аерым игътибар бирәләр.
6 мең савым сыеры. Терлекчеләр әйтә — бу бик тә реаль. Җитмәсә, сөт сату белән проблема юк.
Сөт җитештерүне арттыру җитештерүчеләргә дә, инвесторларга да, ферма хезмәткәрләренә дә отышлы.
Алия Галиуллина, Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Минзәлә районы