“Россия – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы” кысаларында Казанда яшьләр кампусы үз эшен башлап җибәрде. 100 катнашучы башкалабызга тәҗрибә уртаклашыр өчен килде.
Үзбәкстаннан килгән Габделхәй Кәримов экологик юнәлешне су кебек эчә. Тәҗрибәле булуы күренеп тора. Ул әзерләгән соңгы проектларның берсе — җәмәгать транспортын әйләнә – тирә мохит өчен куркынычсызрак итүгә багышлана.Үз туган илендә әлеге проектны хуплаганнар. Хәзер аны «Россия – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы» форумында да күрделәр.
Дөньяның 20 иленнән килгән яшь һәм актив делегатлар 3 көн эчендә экология проблемалары һәм аларны чишү юллары турында фикер алышачак. Форумда инвестицияләр һәм ислам финанслары кебек сорауларга аерым игътибар бирелә. Кампус “Россия-Балкан” һәм «Россия – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы» дип исемләнгән ике форумны үз эченә ала. Уку-укыту программасы дипломатия һәм яшьләр сәясәте проектларынтәкъдим итү эше белән бергә үрелеп бара. Кампус Казанга Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшьләр башкаласы исемен бирү чараларының соңгысы булыр дип көтелә.
Айзилә Батырханова, Диана Дасаева, Альберт Саифуллин.