Россия сыйфат системасы оешмасы белгечләре, өлгергән җиләк-җимешне ничек сайларга кирәклеге турында киңәш бирделәр. Иң беренче чиратта, сатып алган вакытта продукт төсенә игътибар итәргә кирәк. Төсе тигез һәм ачык булырга тиеш. Әгәр дә мандаринда яшел таплар яки корыган таплар булса — бу пешмәгән яки искергән дигәнне аңлата.Шулай ук сыйфатның мөһим критериесе булып — аның тире өслегенең йомшаклыгы тора.