«Мәгариф» илкүләм проекты барышында цифрлаштыру елында Татарстан мәктәпләрендә Цифрлы лабораторияләр барлыкка килде. Алар өлкән сыйныф укучыларына физик һәм табигый күренешләрне тикшерергә ярдәм итә. Бу һәм башка темалар турында праламент хәбәрләрендә Алия Галиуллина таныштырыр.
Фәрит Мөхәммәтшин халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча закон чыгаручылар советы утырышын үткәрде. Төп тема — икътисадый һәм мәдәни элемтәләр географиясен үзгәртү һәм безгә дустанә илләр белән хезмәттәшлекне көчәйтү мөмкинлекләре турында фикер алышу иде.
Сессиягә парламент комитетлары да җентекләп әзерләнде. Сессия каравына кертелгән мәсъәләләр арасында — Бердәм салым түләүләре, салым салуның автоматлаштырылган системасына күчү дә бар.
Быел 29 нчы тапкыр Россия Конституциясе көне билгеләп үтелә, Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарның чираттагы кабул итүен үткәрде, Парламентта халыкны элмә такталардагы хаталарны ачыклауга җәлеп итү конкурсына йомгак ясалды.
Белемнең нигезе — эксперимент. «Мәгариф» илкүләм проекты барышында цифрлаштыру елында Татарстан мәктәпләрендә Цифрлы лабораторияләр барлыкка килде. Алар өлкән сыйныф укучыларына физик һәм табигый күренешләрне тикшерергә ярдәм итә. Яңа проектның идея авторы парламентарий Артур
Хәзерге шартларда халыкара хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә төгәл логистик элемтәләр кирәк.
Россия Закон чыгаручылар Советы утырышын Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин уздырды. Төп мәсъәлә яңа чакыруларга җайлашу шартларында Россиянең һәм төбәкләрнең социаль-икътисадый үсешен билгеләү. «Бүген санкциягә каршы идарәнең тулы бер системасы формалаштырылды, законнар комплексы кабул ителде, Россия субъектлары шулай ук яңа шартларга яраклаша» — дип белдерде Валентина Матвиенко.
Төбәк Парламентлары башлыклары закон чыгаручылары Советы Президиумында социаль әһәмияткә ия мәсьәләләр, шул исәптән мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, Россиянең хәрби-тарихи мирасын саклау чаралары турында фикер алышты. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Депутатлар салым салуның гадиләштерелгән системасын бюджет һәм икътисад комитетларының уртак утырышында тикшерде. Яңалыкның барлык уңай якларын Федераль салым хезмәте идарәсе башлыгы белдерде. Марат Сафиуллин фикеренчә, гадиләштерелгән система кешеләрнең дә, компанияләрнең дә чыгымнарын киметә…
Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар муниципалитетларда эш урынына дәгъва кылучылар мәгълүматларының дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү турындагы мәсьәләләрне карады.
Парламентарийлар агымдагы елда Комитетның эш нәтиҗәләре турында фикер алышты һәм киләсе елга планнарны билгеләде. Утырыш эшендә республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.
12 декабрьдә Россия Конституциясе көне билгеләп үтелде. Татарстанлыларны бәйрәм белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Татарстан бөтен татар дөньясы өчен үрнәк булырга тиеш. «Татар теле дөньяның иң камил 14 телнең берсе булып тора, һәм ул һәрьяклап саклауга үсешкә лаек», — дип билгеләп үтте Парламент Рәисе урынбасары, Татарстан халыкларының татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов. Бары тик хакимиятнең һәм гражданнарның уртак тырышлыгы белән генә туган телне саклау, аны куллану өлкәсен киңәйтү кебек нечкә даирәдә уңышларга ирешергә мөмкин.
«Мәгариф» илкүләм проекты нигезендә цифрлаштыру елында Татарстан мәктәпләрендә Цифрлы лабораторияләр барлыкка килде. Алар өлкән сыйныф укучыларына чын тәҗрибәләр үткәрергә, физик һәм табигый күренешләрне тикшерергә ярдәм итә.
Бу җиһазларда барлык үлчәмнәр махсус датчиклар белән билгеләнә, ә экспериментның барышы графика һәм диаграмма рәвешендә компьютер экранында чагылдырыла.
Дәрестә берничә физик күнегү, организмның параметрларын — пульсын, кан басымын үлчәү — боларның барысы да спорт ягыннан кызыксыну гына түгел, фәнни тикшеренү өчен нигез дә. Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче мәктәп укучылары дүрт юнәлеш буенча мобиль цифрлы лабораторияләр — экология, биология, химия һәм физиология буенча анализлар ясыйлар.
“Мәгариф” илкүләм проекты буенча “Точка Роста” үзәкләренә мондый лабораторияләр Әгерҗе районында гына түгел, Татарстанның йөзләгән мәктәбенә дә керде. Цифрлаштыру — дөнья дәрәҗәсендәге тенденция, димәк, Татарстанның авыл укучысы да иртәгә көндәшлеккә сәләтле булачак.
«Мәгариф» илкүләм проекты нигезендә яңа Цифрлы лабораторияләр Казаннан Татарстан мәктәпләренә генә түгел, Россиянең башка төбәкләрендәге «Точка Роста» Үзәгенә дә җибәрелә.