Әлфия Авзалова фонды һәм “Туган авылым милли туристлык үзәге” тагын бер даими мәдәни чара башлап җибәрде. Ни өчен ул ел ахырына калган, анда кемнәр катнаша? Бу сорауларга җавапны хәбәребез Мөршидә Җиһан белеп кайтты.
Халыкларның җаны ул — моң, диләр, Моң, диләр бездә дә, җыр, диләр. Әнә шуның моңлы җырлар бүләк итте Казан тамашачысына Премьер төркеме .
Премьер” төркеме Казан тамашачысы өчен таныш та , әмма тулаем диярлек таныш та түгел . Чөнки алар Башкортстанның Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итә. Ә Казанда күбрәк Руслан Сәйфетдинов чыгыш ясый.
Тенор тавышлы Руслан 2003 елда ук Илаһам Шакиров исемендәге халыкара конкурсының беренче лауреаты булган иде
“Син сазыңны уйнадың” җыры белән башланып киткән концертта ялгыз җырлар да, дуэт буларак башкарылган чыгышлар да тәкъдим ителде.
Иҗатташ дусларын, якташларын җыр бәйрәме белән котлап килгән Филүс Каһиров чыгыш ясаганчы ук , И ходаем бозмасам гына ярар иде дип үзенә хәерхаклы булырга өндәде. Югыйсә, аерым җырлары да, Руслан белән башкарган дуэтына да тамашачы басып алкышлады.
Аларның репертуары башкаларныкыннан җырларның төрле музыка стильләрендә башкарылуы белән аерыла. Ул борынгы халык җыры да, опера әсәрен дә булырга мөмкин. Казан тамашачысы сайланучан, таләпчәнлеген истә тотып “Туган авылым милли туристлык үзәге” җитәкчелеге, Әлфия Авзалова фонды белән берлектә яңа проектны Премьер төрекеменнән башлаган.
Премьер төркеме иҗатын күзәтеп баручылар һәм үз итүчеләр Башкортсанда гына түгел Татарстанда да шактый. Музыкаль кичә рәвешендә уздырылган концертның икенче кунагы буларак Илүсә хуҗина чакырыла .
Мөршидә Җиһан Иван Худяков Татарстан яңалыклары.