Аның башкаласы Болгар шәһәрендә 922 елда Ислам дине дәүләт дине буларак кабул ителә. Бу вакыйга Көнбатыш һәм Көнчыгыш традицияләрен тоташтыручы Россия цивилизациясен булдыруны билгели. Һәм менә 1100 елдан соң, 2022 елда Россия ислам дөньясының бер өлеше булуын искәртте.
Дистәләгән фәнни конференцияләр, күргәзмәләр, форумнар, конкурслар үткәрелде, мәчетләр ачылып, дини басмалар чыгарылды.
Казан дәүләт мәдәният институты студентлары кулы белән булдырылган бу картиналарда — Урта гасыр сюжетлары. Алар Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте үтенече буенча язылган.
“Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit” халыкара икътисадый форумы да киләсе елдан федераль дәрәҗәдә булыр дип көтелә. Бу Россиянең Көнчыгыш илләре белән якынаюга тагын бер адым.
Алия Галиуллина, Эльвира Фәйзуллина, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.