Яңа ел алдыннан Буа районы халкын шатландырып, ачык һавада шугалак ачылды. Аны берничә ел элек “Игелекле боз” республика программасы буенча урнаштырганнар иде. Бирегә район халкы елдагыча үз тимераякларың белән дә килә ала, шулай ук прокатка да алу мөмкинлеге бар. Шугалакны беренчеләрдән булып Буадагы хәбәрчебез Алсу Сәмигуллина сынап карады.
Боз сараенда массакүләм шуу вакыты чикләнгән, ә ачык мәйданчыкта исә үз тимераякларың белән туйганчы шуарга һәм төрле уеннар оештырырга була. Шуңа да укучылар өчен шугалак ачылу чын мәгънәсендә Яңа ел бүләге булды. Шугалак өчен бортларны өч ел элек “Игелекле боз” республика программасы кысаларында алганнар. Боз катламының мәйданы стандарт — 100 квадрат метр. Шугалак көн саен 15 сәгатьтән кичке 9га кадәр эшли. Үз тимераякларың белән керү түләүсез.
Ачык шугалак Арктика боз сарае янәшәсендә урнашкан. Спорт объекты янында җылытылган киенеп-чишенү бүлмәләре дә бар. Яз җиткәнче биредә һәр көнне тимераякта шуарга мөмкин.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.