Башкалабызның Пирамида комплексы бу көннәрдә җыр- моң яратучыларны кабат үзенә җыйды. Биредә Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин, үзенең 60 яшьлек юбилее һәм иҗатының 35 еллыгы уңаеннан, зур концерт программасын тәкъдим итте.
Күренекле җырчы, тамашачыларга “Ак күлмәгем”, “Чияләр”, “Чыгарсыңмы каршы алырга?”, “Һаман яратам”, “Соңгы кыңгырау”, “Уфалла арбасы” җырлары белән танылды. Берничә сәгать дәвамында барган концерт программасында җырчының яңа җырлары да яңгырады.
Габделфәт Сафинның юбилей концертыннан тулырак репортажны бүген безнең чыгарылыштан соң Хәерле көн, Татартан тапшыруында карый аласыз.