Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, алдагы өч көндә – 10-12 декабрьдә республика территориясендә һава шартлары кисәк бозылыр дип көтелә.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстанда көчле буран һәм җил булыр дип фаразлана.
Дүшәмбе, 12 декабрьдә, кар һәм бозлы яңгыр көтелә, урыны белән буран булачак. Юлларда көчле бозлавык фаразлана, урыны белән кар көртләре җыелачак. Республика буенча температура 8 градустан түбән төшмәячәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә дә һава шартларының кисәк бозылуы хакында искәртәләр.