Еллар узган саен да бу мәсьәләнең һаман телдән төшмәвенә нәрсә сәбәпче? Әнә шул четрекле мәсьәләне хәл итү өчен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе конкурс тәкъдим иткән иде. Икенче тапкыр үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан таныштырыр.
«Хата күрсәтеп кенә эш бетми. Без аларны төзәттерү этабына кадәр җиткерергә тиеш», — дип белдергән иде конкурсның әйдәп баручы оешмасы җитәкчесе Ким Миңнуллин. Шуңа да быел катнашучылар элмә такталардагы хаталарны күреп кенә калмый төзәтү тәкъдимнәрен дә кертте . Ирек Хәйруллин күпкатлы яңа йортларны төзегәндә үк атамалар проектка кертелергә тиеш дип саный, шулай урам исемнәрен дә башлангыч этапта ук тәгаенләштерү зарур. Әмма туры сүз туганыңа ярамый диләр бит. Чаллы шәһәрендә яшәүче Гөлназ Гатауллинага хата тапкан өчен җитәкчедән эләккән . Иң мөһиме бик тиз хатаны төзәттеләр ди татар теле язмышына битараф булмаган укытучы .
Барлыгы әлеге конкурска 7 меңгә якын мөрәҗәгать кабул ителгән. Димәк хата кимеми, артканнан арта –бара. Аның төп сәбәбе элмә –такталарны яздыручы оешмаларның бигрәк тә җитәкчеләрнең татар теленә булган битарафлыгына бәйле. Катнашучылар, хәтта татар теле үрнәге булырга тиешле Арча районында да 2500 хаталы элмә такта рәсемен төшереп җибәргән.
Татарстанда татар телендәге элмә такталарда иң күп хата табу буенча конкурста катнашу өчен Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки «Халык контроле» мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк иде. Әлеге кушымта аркылы конкурстан тыш та хаталы язмалар булуы турында мәгълүмат килә дип бедерде үз чыгышында Сәрия Сабурская.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил шушы конкурсның төп максатына ирештерүче. Марат Әхмәтовча әйтсәк исәп-хисап өчен җаваплы.
Быел иң күп барлыгы 1995 хатаны Тәлгать Хөснетдинов тапкан. Әмма ни кызганыч бүләкләү тантанысында катнаша алмады. Конкурс таләпләре буенча хаталар санына карап ун катнашучы бүләкләнде.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллина. Татарстан яңалыклары.