Уфада ел саен үткәрелә торган «Татар Жыры» халыкара фестивале узды. Яшьләр сарае сәхнәсенә татар һәм башкорт эстрадасы артистлары җыелган иде. Тамашачыларны артистлар нинди җырлар белән сөендерде? Киләсе язмада.
“Татар җыры” яңадан Уфада, һәм бу инде 7 нче тапкыр, халыкара фестиваль башкорт башкаласында татар музыкасын яратучыларны җыйган. Тамашачылар залында алма төшәрлек тә урын юк. Сәхнә артында да эш кайный.
Фәридә Ибраһимованың тавышы белән сокланырга ашыкмагыз. Әгәр, фотосинтез хемосинтездан нәрсә белән аерыла дигән сорауга җавапны белмәсәгез ул икеле дә куя ала. Татарстаннан биология укытучысы өчен бу музыкаль карьерасында беренче халыкара фестиваль. Сүз уңаеннан, Фәридә Уфада да беренче тапкыр.
Әлбәттә, дулкынлану бар, һәм курку хисе мине бердә ташламый. Хисләр иң шәп. Минемчә, тамашачы да хуплар. Мин барысы да уңышлы булыр дип уйлыйм..
Ә менә Әнвәр Нургалиев “Татар җыры” фестивалендә инде бишенче ел рәттән үзенең чыгышы белән сөендерә. Хәтта тыгыз гастроль графигында быел да монда җырлау өчен буш вакыт тапкан.
Без хәзер Татарстаннан килдек, иртән тагын Татарстанга чыгабыз. Бездә график буенча гастрольләр.
Фестиваль лауреатлары арасында татар һәм башкорт эстрадасының теләсә кайсы артистына пародия ясыучы да бар. Бигрәк тә Салават Фәтхетдиновны яхшы күрсәтә. Сүз уңаеннан, ул концентта юк иде. Ләкин Данир Сабиров халыкка аның тавышын ишетергә мөмкинлек бирде. Ә алга таба «Гомерләр утеп бара» җырын башкарып, «Алтын Барс» статуэткасына номинацияләнгән.
Башкаручы билгеләп үткәнчә, бу вакытта патриотизм рухын күтәрү аеруча мөһим. Һәм хәзер Ватанны саклаучыларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә кирәк дип белдерде ул.
Мин бу илдә яшим икән, әлбәттә, «Алтын куллы фәрештә» фондына финанс яктан ярдәм итәм, ә тагын без төркем белән носилкалар тектек. Без һаман да элемтәдә.
Уфада концертта барлыгы 16 җырчы үз талантын күрсәтте. Алар арасында яшь җырчылар да, шулай ук тәҗрибәле, алар җырларын тыңлап берничә буын үскәг җырчылар да бар иде.
«Татар җыры» фестивале беренче тапкыр 2000нче елда Казанда уздырыла. Өч елдан соң халыкара статусын ала. Менә инде 10 ел зур концерт белән Мәскәү тамашачыларын да шатландыралар, ә 2016 елдан Уфада да оештырыла башлый.
Традиция буенча безнең җырлары ел дәвамында поляр булган 25 җырчыбыз бар. Алар катгый сайлау аша уза.
Фестивальдә катнашу – җырчылар карьерасына зур этәргеч булып тора, шуңа күрә һәр артист өчен проектның «хит-парады»на эләгү — зур дәрәҗә.
22 ел эчендә “Татар җыры” фестивалендә татар һәм башкорт эстрадасының 500дән артык йолдызы чыгыш ясаган. Алар башкаруында тамашачылар 1000нән артык җыр ишетте. Быел халыкара фестивальгә йомгак Яңа ел алдыннан ясала. Гала-концерт һәм лауреатларны бүләкләү Казанда 17 декабрьдә уза.
Диана Гайнуллина, Ренат Искужин, Татарстан яңалыклары, Башкортостан.