Бу атнада, 11нче декабрь көнне, Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Республикакүләм «Татар кызы – 2022» бәйгесенең финалы була.
Анда җиңүче Татарстан данын халыкара бәйгедә яклый. Казандагы финалда исә Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан 11 кыз катнаша. Ике атна дәвамында алар өчен белем бирү программасы һәм мәдәни чаралар оештырыла. Безнең бүген студия кунаклары — Балык Бистәсе районы кызы Айгөл Шакирова һәм Чаллыдан Рәмилә Шәмсемөхәммәтова.