Быел һава торышы авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә әледә-әле яңа сынаулар зәзерләп тора. Республикада узган бозлы яңгыр һәм температураның кискен төшүе бозлы катлам барлыкка килүгә китерде, бу исә уҗымнарның кышлавы өчен куркыныч тудыра. Республикабыз районнарында әлеге мәсәлә буенча төрле чаралар күрәлә. Әйтик, Буада “Коммуна” хуҗалыгында бу проблеманы ничек хәл итәләр? Алсу Самигуллина белеште.
Кыш башында кырларда техника йөрү – күпләр өчен көтелмәгән хәл. 36 ел механизатор булып эшләүче Рөстәм Әхмәдышев практикасында бу беренче тапкыр. Аның сүзләренчә, гадәти булмаган шартларда эшләүнең дә үз өстенлекләре бар.
Боз катламын бетерү өчен гадәттә чәчүдә катнашучы катоклаучы тракторлар җәлеп ителгән. Бүгенге хәлгә тиешле игътибар бирмәү җитди проблемаларга китерергә мөмкин.
Быел районда барлыгы 13 700 гектарда уҗым культуралары чәчелгән. Бәхеткә, бозлы яңгыр барлык кырларга да бертигез зыян салмаган. Уҗымнарның ничек исән-имин кышлавын яз гына күрсәтәчәк.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.