Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау бистәсендә, һәм видео конференция элемтәсе режимында – Буа һәм Минзәләдә футбол манежларын ачу тантанасында катнашты. Биектауда «Эверест» ябык футбол манежы, Буада — «Максат», Минзәләдә «Минзәлә» футбол кырлары барлыкка килде.