Татарстан Милли китапхәнәсендә «Код доступа» дигән форум үтте. Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән килгән белгечләр. Укучыны китапханәләргә ничек кайтарырга дигән сорауга бергәләп җавап эзләделәр?
Әлеге форумда чыгыш ясаучыларның һәркайсы үз китапханәләрен үрнәк итеп куйды. Аларның күбесе укучы белән элемтә булдырган. Китапханәләрдә әдәби кичәләр оештырган, үз укучыларына яраткан әсәрләрен табарга ярдәм иткән. Шулай ук, кайбер китапханәләр чит ил кешеләрен җәлеп итү белән дә шөгыльләнә икән. Моның өчен алар тагын да күбрәк кеше игътибарын җәлеп итү максатыннан китаплар исемлеген киңәйткән. Форумның төп кунагы — Татарстан мәгариф министрлыгы. Форумда, социаль челтәрләрне алга сөрү буенча киңәшләр дә булды. Алар сораштырулар уздырып яисә китапханәдәге чаралар турында хәбәр итеп, укучылар белән элемтәне яхшыртырга мөмкинлек бирә. Алга таба күп кенә китапханәләр укучы белән активрак хезмәттәшлек итәр, бу исә халыкның укуга кызыксынуын арттырыр дигән өмет уята.