Республикада эпидемия бусагасы 37 %ка артты — бары тик узган атна белән чагыштырганда авыручылар саны 6 тапкырга артты, республика мәктәпләрендә сыйныфларның бер өлеше карантиннарга ябылды. Бу беренче чиратта грипп һәм вируслы кискен инфекция белән авыручылр саны белән бәйле.Табиблар нәрсә киңәш итә һәм үзеңне ничек саклакларга? Бу турыда киләсе репортажда.
Мондый симптомнар белән пациентлар поликлиникаларга һәм хастаханәләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Республикада вируслы кискен инфекция белән авыручыларның кискен артуы күзәтелә.
Дуңгыз гриппы, вируслы кискен инфекциянең башка кискен формалары — нәкъ менә шундый диагнозлар белән пациентларның рекордлы саны күзәтелә. Поликлиникаларда өстәмә фильтрлар ачалар. 18 нче поликлиникада мөрәҗәгатьләр өч тапкырга арткан.
Даруханәләрдә дә шундый ук хәл, әмма препаратларга кытлык юк.Мәктәп һәм балалар бакчаларында да авыручылар саны күәтелә. Чаллы һәм Менделеевскида сыйныфларның бер өлеше карантинга инде ябылган. Экспертларның фикеренчә, кискен үсешнең сәбәбе- короновирус белән бәйле, аның нәтиҗәсендә иммунитетның кимүе күзәтелә. Үзеңне авырудан сакларга вакцинация, һәм җәмәгать урыннарында битлекләр кию ярдәм итә.
Диана Дасаева, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.