Бәйрәм кичәсе “Әссәламагалейкүм” җырыннан башланып китте, быел әлеге җырны Айдар Сөләйманов “ШАЯН ТВ” каналында узучы “ Сәйлән” проекты финалистлары белән башкарды.
«Үзгәреш җиле» фестивале беренче тапкыр 2016 елның ноябрь аенда үткәрелә. Шуннан соң аны ел саен үткәрелә торган чарага әверелә. Быелгы «Үзгәреш җиле»ндә 15 җырчы һәм бер төркем чыгыш ясады. Фестивальнең даими катнашучылары: Алинә Шәрипҗанова, Гөлнара Гатина, Айдар Сөләйманов, Илгиз Шәйхразиев, «Jukebox trio» төркеме һәм башкалар.
Әлеге сәхнәдә профессиональ башкаручылар, алар тышкы кыяфәтләре һәм вокаль үзенчәлекләре белән тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. Фестивальда катнашкан һәрбер артист-“ Үзгәреш җиле”нең йөзек кашы.Концерт кичәсендә татар халык җырлары, шулай ук хәзерге татар композиторларының әсәрләре яңгырады. “Синсез яшәргә” композициясе әлеге фестивальда тамашачылар өчен беренче тапкыр тәкъдим ителде.
Беренче чиратта “Үзгәреш җиле” фестиваленең төп максаты онытылган, репертуардан төшеп калган җырларга яңа сулыш өстәү, аларга матур аранҗировка ясап, аларны башка яктан ачу. Фестивальнең төп шарты- арстистларның җырны тере тавышка башкаруы быел да үзгәрешсез калды. Чара 3 сәгатькә якын барды, һәрбер яңарыш алган җыр тамашачыларны битараф калдырмады.
Тамашаның тагын бер үзенчәлеге, бәйрәм чарасында, гадәттәгечә, алып баручылар булмау. Һәр чыгыш алдыннан җырчылар үзләре башкарачак әсәр турында яздырган кыска видеолар тәкъдим итте. “ Үзгәреш җиле” фестивале татар халкының күңелендә үз урын тапты дип раслый белгечләр. Димәк, киләчәктә дә әлеге фестиваль яшәвен дәвам итә.
Динә Нәҗметдинова. Альберт Сафиуллин. Татарстан яңалыклары.