Атаклы шагыйрь Сибгат Хәкимнең иҗатына багышланган бәйгегә йомгак ясалды. “Сибгат чишмәсе” дип исемленгән конкурс быел республика күләмендә узды. Әдипнең туган ягы Әтнә районы Күлле Киме авылында җинүчеләрне котлау чарасына шагыйрьнең иҗатын яратучылар, бәйгедә катнашучылар һәм узган елгы лауреатларлар җыелган иде. Тантанад Сибгат Хәкимнең әдәби мирасын колачлаган, төрле телләрдәге шигерьләр яңгырады.
“Сибгат чишмәсе” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү бәйрәменнән тулырак репортажны сез “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруының бүгенге чыгарылышында карый аласыз. Тапшыруның кунагы Сибгат Хәким музее мөдире Гөлсинә Хәкимуллина.