Республикада инвалидлар декадасы дәвам итә. Бүген 6 нчы декабрьдә Казанда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уза. Ярминкәгә килүчеләр өчен хезмәт һәм дәүләт гарантияләре, эш белән тәэмин итү, социаль яклау һәм башка сораулар буенча консультация алу мөмкинлеге булачак. Адресы экраннарда күрсәтелгән. Шулай ук иртәгә, 7 нче декабрьдә Вахитов районында да вакансияләр ярминкәсе узар дип көтелә. Аның кайда узачагы һәм вакытын шулай экраннарда күрә аласыз
Ул 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Зинин ур., 3 адресы буенча «Региональ уку үзәге» укучыларның фәнни берләшмәсендә узачак.