Татарстанда нәшер ителүче республика, район газета – журналлары редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу журналистлар берлегендә күркәм гадәткә керде. Бу юлы кунакка “Шәһри Казан” газетасы хезмәт коллективы килде. Тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Татарстанда нәшер ителүче республика, район газета –журналлары редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу журналистлар берлегендә күркәм гадәткә керде. Бу юлы кунакка “Шәһри Казан” газетасы хезмәт коллективы килде. Тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Татарстанның журналистлар берлеге сафларында якынча 1000 кеше исәпләнә. Гаммәви чараларның беренчел оешма эшчәнлеге хисабына әлеге сан елдан ел арта.
Мәгълүм булганча»Шәһри Казан» газетасы1990 елның августында республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Казан мэры Камил Исхаков ярдәме белән чыккан иде. Беренче номерлы истәлекле сан музейның Шәһри Казанга багышланган күргәзмәсенә тапшырылды.
Очрашуга килгән элеккеге һәр хәзерге хезмәт коллективы да буш кул белән килмәгән.
Шәһри Казан Татарстанның яңа тарихында шәһәр күләмендә беренче татар телле басмасы булган. Аны Шәмси Хамматовмәктәбен тәмамлаган тәҗрибәле журналист Хәлим Гайнуллин оештыра. Ә аннары дилбегә
ИлдусИлдарханов кулына күчә.
Истәлекләр уртаклашу рәвешендә барган очрашуда жрналист һөнәрен сайлаган студентлар да катнашты. Айсылу Юлдашевага газетаның үзхәбәрчесе дигән таныклык та тапшырылды.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.