Казанга 15 театр үзләренең сәхнә әсәрләрен алып килде.
2009 нчы елда Г.Камал театры инициативасы белән башлап җибәрелгән «Һөнәр» фестивале 10 ел буе әлеге театр канаты астында уза.
Досье
Ә 2019 нчы елдан башлап, «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивален Габдулла Кариев театры оештыра.Фестиваль Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Театр әһелләре берлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла. Быел Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, Санкт-Петербург, Владимир һәм Чиләбе театр коллективлары да катнаша. Фестиваль афишасына 19 спектакль кергән, барлыгы 15 театр коллективы. Быел фестиваль нигезләмәсенә үзгәрешләр кертелде. Хәзер «Һөнәр»дә 40 яшькә кадәр булган режиссёрлар катнаша ала. Фестивальдә елдагыча белем бирү программасы да каралган, анда режиссерлар һәм театр тәнкыйтьчеләре белән иҗади очрашулар көтелә. Фестиваль 11нче декабрьгә кадәр дәвам итә.