“Шаян ТВ” бәрдәнбер балалар каналының нәни дустлары һәм йолдызлары 183 нче гимназия укучылары өчен зур концерт күрсәтте. Җырларны “ Сәйлән” фестивале финалистлары башкарды. Шулай күптән түгел “Шаян ТВ” каналы 4 нче туган көннен уздырды. Бәйрәм чарасын безнең хәбәрчебез дә күреп кайтты.
«Шаян» ТВ каналы ел саен балалар һәм яшүсмерләр өчен яңа проектлар тәкъим итә, шуларның чираттагысы- “ Балачак җыры “. Әлеге проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырыла. Бу юлы “ Балачак җыры” конкурсында җиңү яулаган җырлар 183 нче гимназия сәхнәсендә, “ Сәйлән”татар җыры фестивалендә җиңүчеләр башкаруында яңгырады.
Тамашачылар арасындачакырулы кунакларда да бар иде, шуларның берсе – Илдар Миргалимов. Бәйрәм чарасына нәни дустларның чыгышларын карарга килгән.
Мәгълүм булганча, бердәнбер балалар каналы күптән түгел дүртенче тапкыр туган көнен үткәрде. Шул уңайдан “Шаян балачак” дип исемләнгән концерт оештырылды. Бәйрәм чарасы «Сәйлән» IV балалар телевизион татар җыры фестивале лауреатлары чыгышлары, һәм «Балачак җыры» бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган 5 клипны тәкъдим итү белән үрелеп барды. . «Сәйлән» фестиваленең дүртенче сезоны җиңүчеләре исә татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә балкыды! Алар арасында: Зәйнәб Фәрхетдинова, Илгиз Мөхетдинов кебек танылган җырчылар да бар иде.
Шаянлыларны бәйрәм белән котларга, нәни алып баручыларга рәхмәт хатларын тапшырырга дәүләт эшлеклеләре дә килгән иде.
«ШАЯН ТВ» каналының туган көненә багышланган бәйрәм концерты гөрләп узды! Яраткан тамашачылары нәни йолдызларны көчле алкышларга күмде, рәхмәт сүзләре әйтте!
Динә Нәҗметдинова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары