Республика экраннарына яңа фильм чыкты.Татарстан һәм Казахстан кинематографларының уртак эше “Тарлан” дип атала. Фильмда авыл малаеның ат белән дуслыгы,һәм бу дуслыкның драматик һәм гыйбрәтле тарихы күрсәтелгән. Фильм Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча төшерелгән. Заманча фильмны карарга,күп санлы тамашачылар җыелган иде.
Тарлан исемле ат, авыл малаеның дусты. Сабантуйда ат чабышларында җиңү турында хыяллана. Ләкин Тарлан төп бүләкне ала аламы? Тормыштагы чын кыйммәтләр нәрсәдә?-бу хакта Казахстан һәм Татарстан кинематографистларының уртак эш авторлары тамашачылар белән берлектә фикер алышты.
Фильмны күрсәтү берьюлы берничә юбилейга туры килә: ГалимҗанИбраһимовның 135 еллыгы, Россия белән Казахстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләрурнашуның 30 еллыгы.
«Тарлан» фильмында традицияләр һәм мәдәнияте охшаш, ике республика вәкилләре дә булды.
Алия Галиуллина, Инна Данилова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.