Нәниләр арасында иң җитез һәм өлгерләрне сайладылар. Түбән Камада беренче тапкыр “Бәбәй кросс” гаилә фестивале узды. Анда алты айдан бер яшькә кадәрге 30 га якын сабый катнашты. Иң күңелле ярышлар- “ползункилар йөгереше булды. Әлеге ярышның күңелле мизгелләрен Түбән Камадагы хәбәрчебез Албина Вәлиева да күреп кайтты.
Бәләкәч Ләйлә — гомерендә беренче тапкыр стартка чыга. Алда – берничә метрлы дистанция. Нәни спортчы өчен әти-әнисе җан атып тора — алар сабыйны уенчык, ачкыч, имезлек белән кызыксындыралар. Төп максат – финишка беренче булып килү.
Ползункилар йөгереше булгач, төрле хәлләр була… Тирә-якта кеше күп булганлыктан, әллә йокы сәгате җиткәнлектән, бу спортчы ярты юлда туктап кала.
Бәбәй кросс” гаилә фестивале Түбән Камада беренче тапкыр уза. Аның оештыручысы – Халык иҗаты йорты коллективы. Белгечләр фикеренчә, мондый чаралар гаилә кыйммәтләрен ныгыта.
Туган баланы биләүгә төрү, аквагрим ясау, курчаклар белән бию. Бәйрәмдә – һәркем үзенә шөгыль таба алды. Җиңүчеләр — төрле номинация буенча билгеләнде – иң яхшыларга тәмле һәм файдалы бүләкләр, кибетләргә – сертификат һәм кинога – билетлар тапшырыла.
Альбина Вәлиева, Рафаэль Рщкыйпов, Татарстан яңалыклары.