Ин заманча жиһазлар белән ясалган халык кәсепләре эшләнмәләре һәм милли традицияларны саклаучы студентлар. Казан дәуләт мәдәният институтында оештырылган эшлекле очрашудан сон әнә шундый нәтиҗә ясалды. Чарада Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары, телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты.
Институтның ишек төбендэ мәртәбәле кунакларны каршы алучы студентлар халкыбызның инде онытыла барган «Дембер, дембер» җырын янгырата. «Милли аһәнебезне» югалтырга һич ярамый, без мона юл куймыйбыз ди, тамашачыларга яхшы таныш жырчыбыз, мәдәният институты мәгаллиме Асылъяр. Ул студентлар белэн халкыбызнын инде онытылган, яисэ онытыла барган жырларын эшкәртә, аны яшь буынга өйрәтә.
Казан мәдәният институты жыр һәм бию, театр, музыка сәнгате белэн генэ чиклэнми. Биредә Россиянең төрле тәбәкләреннэн җыелган студентлар иң заманча жиһазларда үз продукциясен житештерэ. Агач эшкәрту сәнгате, керамика, костюм дизайны лабораторияләрендә проектлар ясап, аны төрле оешмаларга сату, коммерцияләу максатын куйганнар.