Татар гаиләсендә электән китапның урыны түрдә булган. Заманга яраклашып электрон китаплар уйлап табылса да, кулга тотып укылган басма- кешенең гомер юлдашы, киңәшчесе. Чыгарылышны “Китап алдым кулыма” сәхифәсе белән Ләлә Зәйнуллина дәвам итә.
Башкалабызның «Китап клаб» ресторанында танылган язучы Хәбир Ибраһим «Ышанма күз яшьләремә» китабын тәкъдим итте. Чара чын мәгънәсендә әдәби кичкәгә әйләнде. Кичәдә чыгышлар арасында язучы баянга кушылып үзе дә җырлар сузды.
Автор китапка кергән әсәр сюжетларында бүгенге көн проблемаларын күтәрә, чын тормыш вакыйгаларына нигезләнә. Татар тормышының ярты гасырдан артык яшәеше тасвирлана. Презентацияга язучылар, журналистлар һәм китап укучылар килгән. Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла аның тормышчан әсәрләр язуын билгеләп узды.
Язучы башта үзенең драматург буларак танылып, театрларда әсәрләре куелмый башлагач, прозага тотынуын әйтте. Нәбирә Гыйматдинова Хәбир Ибраһим иҗаты белән кызыксынып торуын ассызыклады.
Хәбир Ибраһимның «Ышанма күз яшьләремә» китабы Татарстан китап нәшриятында 1100 данә тираж белән басылган.
***
Зур куаныч белән Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның «Гаилә дәресләре» китабын кулыма алам. Әлеге басма бәхетле гаилә коруда зур ярдәмлек. «Гаилә дәресләре»нең нигезендә ир-атларның, хатын-кызларның хокук-бурычларын аңлаткан Коръән аятьләре, хәдисләр бар. Гаилә көнкүрешендәге мисалларга бай булган әлеге басма Милли китапханәдә укучы хозурына тәкъдим ителде.
Ике йөрәкнең кушылуы – җәмгыятьнең иң кечкенә, әмма иң мөһим өлеше. Дини әдәбиятта гаилә мөнәсәбәтләренең тәртипләре тәфсилләп аңлатылса да, төрле нечкәлекләрне тулаем аңлау җитеп бетми. Китап белән таныша башлагач, укучы дәресләрнең идеаль тормышка түгел, ә һәр гаиләдә булып торган тормыш-көнкүреш очракларына юнәлгәнлеген аңлыйсың.
Хезмәт Ислам дине кушуы буенча гаилә корырга ниятләүче һәр яшь пар өчен генә түгел, аларның әти-әниләренә дә файдалы. Әлеге басма тормыш диңгезенә чыкканчы ук, никахның җимерелүенә илтә торган хаталарны, гаделсезлекләрне урап узуда ярдәм итәр дип бүгенгә саубуллашам.